Программаның максаты: гомуми белем бирү учреждениеләрендә татарча белем биргәндә һәм тәрбияләгәндә тотрыклы интернет-технологияләр һәм интерактив такталар куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту.
Программаның эчтәлеге һәм структурасы кызыксынган затлар, шул исәптән, глобаль мәгълүматлаштыру шартларында үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту өлкәсендә тулы көчкә эш алып бару өчен гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларын интернет-технологияләр куллану күнекмәләрен ныгытуга юнәлтелгән.
Дәвамлылыгы: 24 сәгать.
Курс яңартыла.
Әлеге курста Microsoft Publisher программасы мисалында электрон публикацияләр әзерләүнең төп принциплары карала.
Сез открыткалар, бюллетеньнәр, календарьлар, брошюралар, каталоглар һәм күп санлы башка төр басма продукция ясарга өйрәнерсез. Курс кысаларында Сез публикацияләр әзерләүнең төп принциплары һәм Microsoft Publisher программасының төп функцияләре белән танышудан тыш, нәшрият эшчәнлегенең төп төшенчәләрен дә үзләштерерсез, нәшер итү процессы турында күзаллау булдырырсыз.
Дәвамлылыгы: 16 сәгать.
Курс яңартыла.
Әлеге курсларда Сез MS Excel программасында эшләргә: таблицалар ясарга, алар нигезендә төрле диаграммалар төзергә, мәгълүматларны төркемләргә һәм фильтр кулланырга өйрәнерсез. Төрле катлаулылыкта фильтрларны көйли һәм куллана, шул рәвешле эш өчен кирәк булган мәгълүматларны гына сайлап ала алырсыз.
Җитәкчелек өчен аңлаешлы отчётлар һәм үзегез өчен уңайлы таблицалар төзи: формулалар куллана, диаграммалар төзи алырсыз.
«MS Excel программасында эшләү нигезләре» курсын үзләштереп мәгълүматлар белән эшегезне тизләтегез.
Дәвамлылыгы: 16 сәгать.
Курс яңартыла.
Башлангыч курста Сез документ буенча навигация, документны карауның төрле режимнары, документны редакцияләү, текст һәм абзацны форматлау, исемлекләр/маркерлар белән эшләү нигезләре белән танышырсыз, Microsoft Word документын бастырырга әзерләргә һәм башка тип файлларга конвертларга өйрәнерсез.
Әлеге курс яңа кулланучылар өчен дә, үз белемнәрен камилләштерергә теләгән кулланучылар өчен дә файдалы булыр.
Дәвамлылыгы: 16 сәгать.
Курс яңартыла.
Программаның максаты: татарча укытканда һәм тәрбияләгәндә тотрыклы интернет-технологияләр куллану күнекмәләрен формалаштыру.
Программаның эчтәлеге һәм структурасы кызыксынган затлар, шул исәптән, глобаль мәгълүматлаштыру шартларында үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту өлкәсендә тулы көчкә эш алып бару өчен балалар бакчасында эшләүче педагогларны интернет-технологияләр кулланырга өйрәтүгә юнәлтелгән.
Дәвамлылыгы: 24 сәгать.
Курс яңартыла.